Татарстан Республикасында тулы масштаблы санла эфир телевидениесенә күчү белән бәйле төстәТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.05.2019 № 390 Карары белән санлы эфир тапшырулары зонасыннан читтә булган торак пунктлар исемлеге расланган.
Лаеш районына бу ике торак пункт - Татар Янтыгы һәм Емельяново авыллары.
Татар Янтыгы һәм Емельяново авылларында яшәүче социаль якланмаган гражданнарга спутник телевидениесенә кушылуда адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елда спутник телевидениесе сигналы кабул итү өчен җайланмалар сатып алуга һәм урнаштыруга (монтаж, көйләү) чыгымнарны компенсацияләү каралган, ул спутник телевидениесе сигналы кабул итү өчен җайланмаларның фактик бәясе һәм аны урнаштыру (монтаж, көйләү) бәясе суммасында, әмма 7300 сумнан артык түгел.
Компенсация алуга хокук кеше башына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаган йорт хуҗалыгы әгъзаларының берсенә бирелә. Әлеге хокук йорт хуҗалыгына бары бер генә бирелә.
Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча матди ярдәм күрсәтүнең Республика үзәгенә (компенсацион түләүләр) алучының яшәү урыны буенча документлар тапшырырга кирәк.
Әлеге документлар исемлеге белән районның рус телендәге сайтында танышырга мөмкин.