Безнең балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау өчен "Внимание-дети" акциясе әкияти формада үтте. Кичә безнең тәрбияләнүчеләрне әти-әниләре белән Незнайка, Шапокляк, Светофор, Айболит, почтальон Печкин һәм ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Идрис улы Газизуллин һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары каршы алды. Тәрбияләнүчеләр сорауларга җавап бирделәр, "Формирование представлений о безопасном дорожном движении" темасына табышмакларга җавап таптылар, ә әти-әниләргә белешмәлекләр тапшырылды. Алар Мөдәррис Идрис улына ЮХИ кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр, ә балалар яхшы полицейский һәм әкият геройлары белән яңа очрашуны көтәләр. # Рябинка #Лаишево #Нашидети #ЖизньвЛаишево #БДД