2019 елның маенда балалар журналы “Мурзилка”ның беренче санычыгуга 95 ел тула. Үзәк китапханәгә театральләштерү элементлары белән «В гости к юбиляру» әдәби бәйрәменә Лаеш шәһәренең Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбенең 2 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Тузик, ведьма–Вредьма һәм Мурзилка белән бергә балалар журнал битләре буйлап”сәяхәт” иттеләр. Моннан тыш алар Мурзилка исемле персонаж барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балаларда журналның даими рубрикалары: «Наши любимые писатели», «Прогулка со словами», «Весёлая математика», «Галерея искусств Мурзилки», «Путешествия и открытия» һәм башкаларга күзәтү зур кызыксыну уятты. Журналда һәр бала үзе өчен күп кызыклы һәм яңа нәрсә белә ала. Ул юкка гына Гиннесның рекордлар китабына кертелмәгән.
Юбилек датасына балалар китапханәсендә «Как на Мурзилкины именины» балалар сәнгатенең Район конкурсы оештырылган иде. Анда кырыктан артык укучы катнашты - Лаеш шәһәре һәм Лаеш районы мәктәпләреннән мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар. Конкурска җибәрелгән эшләр башкару техникасы буенча төрле иде - котлау открыткалары, төсле кәгазьдән, пластилиннан, сәйләннән, ярмалардан аппликацияләр һәм башкалар.
Чара азагында Мурзилка конкурс җиңүчеләренә дипломнар тапшырды.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчелән түбәндәгеләр:
1.Зейналов Эльмар – МБДОУ «Березка»
2. Гәрәев Әмир - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 3 «а» сыйныфы
3. Курашов Дмитрий - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 1 «а» сыйныфы
4. Гәрәев Әмир - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 3 «а» сыйныфы
5. Габдрәкыйпова Лия - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 1 «а» сыйныфы
6. Кочеткова Вероника - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 2 «а» сыйныфы
7. Ильина Анастасия - Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 1 «а» сыйныфы
8. Тимергалиева Эльза - МБДОУ «Радуга»
9. Макарьяшев Антон - МБДОУ «Радуга»
10. Тимергалеева Дарина – Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбе 1 «б» сыйныфы
11. Нургалиев Матвей – Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбе 3 «б» сыйныфы
12 Суханова Ксения – Никольский мәктәбенең 1 сыйныфы
13. Держвино мәктәбе 4 “а” сыйныфы укучылары - «Живи книга» түгәрәгендә катнашучыларның уртак эше
Конкурста катнашучыларның барысына рәхмәт хатлары тапшырылды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга һәм аларның әти-әниләренә конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәләр һәм китапханәнең уку залына “Мурзилка” журналы геройлары белән бергә җәйге каникулларны кызыклы һәм онырылмаслык итеп үткәрергә чакыралар. Очрашканга кадәр!