ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Лаешта сееминар-киңәшмә үткәрде

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Лаеш балалар йорты базасында ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты.  

Гүзәл Удачина эшчәнлеге һәм Татарстанда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында сөйләде. Ул балалар ятимлегенең төп сәбәбе гаиләдә иминлек булмау икәнен ассызыклады. үз чыгышында ул республикада гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде һәм бала хокукларын яклауга кагылышлы башка мәсьәләләргә тукталды.  

Гүзәл Удачина 1 июньнән “Имин балачак” акциясе башлануын искә төшерде. Анда катнашалар - МЧС, ЭЭМ, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек. Акция барышында мәктәп яны һәм шәһәр яны балалар лагерьлары иминлек ягыннан тикшереләчәк. 

Аннан соң бүләкләү һәм таныклыклар тапшырылды.  

Семинар кысаларында кунаклар мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә, Лаеш ягы музеенда һәм башка урыннарда булдылар. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International