Район башлыгы Михаил Афанасьев ифтарда катнашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев гаиләсе белән Олы Кабан авылында урнашкан “Һава” мәчетендә ифтарда катнашты. Мөселманнарны яклап Преображение Господня храмы башлыгы игумен Александр Зинин белән Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Николай Бызин да килде.  

Кунакларны район мөхтәсибе Равгат Хәзрәт Галиуллин һәм “Һава” мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вильданов сәламләде. 

Намаз укыганнан һәм авыз ачканнан соң барысы да табын артына утырды. Михаил Афанасьев мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады, барысына да иман байлыгы һәм Аллаһының рәхмәтен теләде. Аннан соң ул Равгат һәм Рәшит хәзрәтләргә бүләкләр тапшырды.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International