Ел саен 1 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу иң шатлыклы һәм балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның даими төстә аларның кайгыртуына һәм яклавына мохтаҗ булуын исләренә төшерү һәм өлкәннәрнең алар өчен җаваплы булуын искәртү дә.
Бәйрәм алдыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәламәтлек торышы буенча өйдән чыга алмаучы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче, социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә бардылар.
Кунаклар балаларга нык сәламәтлек теләп истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр, ә әти-әниләргә балалары терелү турындагы хыялларының тормышка ашуын теләделәр. Очрашу балаларга һәм өлкәннәргә бик күл уңай эмоция бүләк итте.