“ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗның Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе филиалы
31 майда Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне - бу дата 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнгән.
Галимнәр исәпләве буенча, кешеләрдә барлык онкологик авыруларның 30%ка якыны тәмәке тарту белән бәйле булырга мөмкин. Моннан тыш ул күп кенә башка авырулар барлыкка килүгә этәргеч була ала. Кешеләр организмына тәмәке төтене тарафыннан ясала торган зыян бик зур.
Нәкъ менә шуның өчен тәмәке тарту таралуны киметү буенча чаралар бәясе һәм нәтиҗәлелеге критерийлары буенча йогышлы булмаган хроник авыруларны профилактикалауның, үлемнәрне киметүнең һәм гомернең озынлыгын һәм сыйфатын арттыруның иң перспективалы юнәлеше дип табылган.
СОРАУЛАР һәм ҖАВАПЛАР
Нәрсә ул никотин?
НИКОТИН – тәмәке үсемлекләрендә була торган матдә
Никотин агумы?
Ул көчле тәэсир ясаучы агу, аны 19 гасырга кадәр бөҗәкләр белән көрәш өчен чаралар һәм күсе агуы ясау өчен кулланган.
Кеше өчен нинди доза үлемгә китерүче булып тора?
Кеше өчен үлем дозасы – 40-60 мг. Сүндерелмәгән сигаретта ул 10 мг тирәсе.
Икенчел тәмәке төтене үтерә. Икенчел тәмәке төтене - кешеләр тәмәке тарткан ябык бинаны тутыручы төтен. Шул вакытта тартмаучы кеше канцерогеннар һәм башка токсик матдәләр сулыйлар.
Икенчел тәмәке төтене тәэсиренең куркынычсыз дәрәҗәсе юк.
Әлеге начар гадәттән үзегезнең һәм балаларыгыз сәламәтлеге хакына баш тартыгыз!