Ага-Хан архитектура премиясе жюри әгъзасы “Кама диңгезе” яр буенда булды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы Ага-Хан архитектура премиясенең 20 виналистының берсе булды, аны Казан быел үзендә кабул итә. Бүген “Кама диңгезе” яр буена Швейцариядән архитекторы Anna Grichting килде, ул Ага-Хан архитектура премиясенең @agakhanawardforarchitectureэксперты булып тора. Аны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хисаметдинов һәм Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев озатып йөрде.  

Ул яр буеның матурлыгы һәм сыйфатлы төзекләндерелүенә шаккатты, мондый искиткеч иҗтимагый киңлекне бар халык өчен максималь файдаланырга чакырды.  

Ага-Хан премиясе - архитектура өлкәсендә иң өлкән һәм эре бүләкләрнең берсе. Премия архитекторларга тапшырыла, шул ук вакытта шәһәр администрациясенең, төзүчеләрнең, заказчыларның, эшләрнең аерым төрләре буенча осталарның һәм инженерларның керткән өлеше дә билгеләнә. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International