«Сигаретны конфетка алыштыр» акциясе

2019 елның 31 мае, җомга

31 майда Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. Үзәк китапханә тәмәке тарту белән көрәшкә һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән «Меняем сигарету на конфету»акциясе үткәрде.  

Катнашучылар алдына максат куелды - бер конфеттан алынган канәгатьлекнең бер тартылган сигареттан алганга караганда күбрәк булуын исбатларга.  

Акция күңелле һәм җанлы үтте. Шәһәр үзәгенә урнашып, китапханәчеләр кешеләргә сигаретларын конфетларга алыштырырга тәкъдим иттеләр, махсус курс белән: 1 конфет - 1 сигарет. Шәһәребез кешеләренең реакциясе төрле булды: кемдер елмаеп сигаретын конфетка алыштырды, ә кемдер үз сәламәтлеге турында кайгыртуны җитди кабул итмәде. Барлык тәмәке тартучыларны бер генә көнгә булса да сигареттан баш тартып, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китерүе турында уйланырга чакырдылар. “Беркайчан тартмадым, тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим”, - дип әйтүчеләр күп уңай эмоцияләр тудырдылар. Шәһәр кешеләре сәламәтлек символы итеп кызыл шарлар тутырдылар.  

Акциядә катнашучыларга тәмәкенең зыяны, тәмәке тартудар арыну ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук һәркем «О вреде курения»белешмәлеге алды. Без яныбызга тукталган һәркемгә рәхмәтле.  

Сәламәт тормыш рәвешен сайлаган аңлы кешеләр шәһәребездә күбрәк булыр дип өметләнәбез. 

Алыштырылган сигаретлар юк ителде. 

Акциядән соң бер генә тартучы булса да тартуын ташласа, димәк, китапханә хезмәткәрләре эше юкка булмаган дигән сүз.  

Шәһәр кешеләре өчен шулай ук «Книжно-журнальный развал»китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International