“Әлбәдән” хәрби уеннары

2019 елның 31 мае, җомга

Россиядә беренче тапкыр! Брест крепосте өчен сугыш! Илебезне саклауда үзең катнашу мөмкинлеге! 

22 июньдә Казаннан 50 км ераклыкта урнашкан Әлбәдән авылында “Әлбәдән” Хәрби уеннары узачак. Вакыйга Советлар Союзы Герое, Питрәч районында туган Петр Михайлович Гавриловистәлегенә багышлана. Фестиваль территориясендә инде Брест крепостеның Көнчыгыш Форты һәм башкалар төзелә: окоплар, блиндажлар, штаблар. Фестиваль мәйданчыкларында сез раритет автомобильләр (кайберләре дөньяда бердәнбер) һәм сугыш кораллары күргәзмәсен генә түгел күреп калмыйча, керәшеннәрнең милли ризыкларын һәм кыр кухнясын да авыз итә алачаксыз. Кечкенә кунаклар яшь сугышчы курсын үтә, җайдак йөрергә өйрәнә һәм хәрби-тактик уеннарда катнаша алалар. Теләге булган һәр кеше безнең фестивальдә тынлы оркестр астында сугыш еллары биюләрен өйрәнергә мөмкин. Шулай ук казак ансамбльләре һәм башка концерт коллективлары чыгышлары булачак. Төп вакыйга - Брест крепосте өчен сугыш, анда авиаһөҗүмнәр һәм пиротехник шартлаулар булачак, монда 100дән артык реконструктор катнаша. Десантчылар, авиамодельчеләр чыгышы да “Әлбәдән” Хәрби уеннарының бер өлеше. Вакыйгадан соң герой ватанына даими туристик маршрут эшләячәк. моның өчен 22 июньдә өстәмә контент булдырыла. Керү ирекле. Фестивальнең программасы белән сез фестивальнең https://vk.com/club170481814төркемендә таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International