Акция - Сигаретны конфетка алыштырам!

2019 елның 31 мае, җомга

31 майда, Халыкара тәмәке тарту белән көрәш көнендә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Дорогою добра” отряды волонтерлары белән берлектә тәмәке тарту белән көрәшкә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән «Меняем сигарету на конфету» акциясе үткәрделәр. 

Бу көнне Лаеш шәһәренең тәмәке тартучы кешеләренә тәмәке тартуның зыяны турында искә төшерделәр һәм сигаретларын конфетка алыштырырга тәкъдим иттеләр, шулай ук «Не начинай курить!» буклетлары тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International