Бүген, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Питрәч муниципаль районында урнашкан “Шатлык” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютында яшәүче безнең район балалары янына бардылар. Балаларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдылар, тиз арада туган гаиләләренә кайтуларын теләделәр.
Чара приют хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм белән дәвам итте һәм истәлеккә бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.