31 майда Лаеш шәһәренә Германиядән (Дрезден шәһәре) Казан (Идел буе) Федераль университетыннан коллегалары белән бергә галимнәр төркеме килде. Алар өчен музей буйлап экскурсия, осталык сәгате, коймак белән чәй эчү, Лаеш балык заводының балык продукциясен дегустацияләү оештырылды. Алар бик теләп Лаеш шәһәренең истәлекле урыннарында һәм яр буенда булдылар.