Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2019 елның 1 июне, шимбә

«Кадерле лаешлылар, өлкәннәр һәм балалар! 

Сезне искиткеч бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! 

Һәр бала ярату, кайгырту һәм аңлауга мохтаҗ. Нәкъ менә шуның өчен хакимият, җәмгыять һәм битараф булмаган бар кешенең төп бурычы - балаларыбызны акыллы, тәртипле, белемле итеп тәрбияләү. Без алар үзләрен ышанычлы якланган дип хис итсен, тормышка яхшы старт алсын өчен барысын да эшләргә тиеш.  

Лаеш районында талантлы балалар: спортчылар, музыкантлар, рәссамнар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр күп. Аларның күбесе районыбыз данын республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклыйлар.  

Әти-әниләргә, әби-бабайларга, күңел кушуы, үз эшчәнлеге төре буенча алаларыбыз һәм оныкларыбызга көчләрен һәм күңелләрен салучы, аларны игелек һәм аңлау белән ураган һәркемгә рәхмәт сүзләремне белдерәм. 

Барлык балалар хыяллары чына ашсын, ә туганнары аларны кайгырту һәм ярату белән чолгасын!” 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International