4 июньдә мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр

2019 елның 2 июне, якшәмбе

Мөселманнар 4 июньдә бөек Ураза бәйрәмен билгели. Татарстанның барлык авыллары һәм шәһәрләре мәчетләрендә гает намазын укыйлар, балалар өчен бәйрәм чаралары әзерлиләр. 

Моннан тыш, бәйрәм намазы башланганчы фитыр сәдакасын түләргә кирәк. Быел аның минималь күләме 100 сум, зякать түләүчеләр өчен - 600 сум. 

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы карарына ярашлы төстәТатарстанның эре шәһәрләре өчен вәгазьләр иртәнге 6.30га, гает намазы 7.00гә билгеләнгән. Район үзәкләре һәм авыл җирлекләре мәчетләрендә - кояш чыкканнан соң 30 минуттан соң яки мәхәллә кешеләре карары буенча. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында төп тантаналар Казанда Галиев мәчетендә узачак. 6.30да Татарстан мөфтие үзенең бәйрәм вәгазен башлаячак. Аннан соң 7.00дә мөселманнар бәйрәм намазы укыячаклар. Соңыннан кунакларны коймаклар белән сыйлаячаклар. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International