Ураза бәйрәме

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Кичә мөселманнарның изге Рамазан аеның йомгаклау ифтары булды, ә бүген исламда иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Ураза бәйрәме билгеләп үткәрелә.  

Каипы авылындагы “Борһан” мәчетенә йомгаклаучы авыз ачу тантанасына гаиләсе белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район мөхтәсибе Равгат хәзрәт Гатауллин, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, “Газпром трансгаз Казан”ның генераль директоры урынбасары Ильяс Галимов, Казан шәһәре Идел буе районы прокуроры Наил Исмәгыйлов, “УФСИН России по РТ” ФКУ УИИ начальнигы Ринат Шәймурзин, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров килгән иде. 

Михаил Афанасьев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады һәм ифтар кунакларына бүләкләр тапшырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җыелганнар алдында вәгазь укыды. Авыз ачу табыны Зариповлар гаиләсе тарафыннан оештырылды. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International