Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның Ураза бәйрәме белән котлавы

2019 елның 4 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! 

Безгә яңадан ата-бабаларыбызның рухи кыйммәтләренә кушылырга мөмкинлек бүләк иткән изге Рамазан ае төгәлләнде. Ураза бәйрәме ураза тотуның төп баганаларын чагылдыра: рухи чистарыну, тынычлык сөю, шәфкатьлелек, игелекле гамәлләр кылу. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләре өчен бер үк дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар алгарышка, игелеккә, кешеләрне аңлауга, мохтаҗларга ярдәм итүгә этәрә. Тарихи яктан тынычлык һәм аңлашуның нигезе булып хезмәт итәләр.  

Республикада, шул исәптән безнең районда да мәчетләр төзелү, көннән-көн күбрәк кешенең дингә, дини йолаларга һәм традицияләргә тартылуы куандыра. 

Хөрмәтле мөселманнар! Әлеге бөек бәйрәмдә мин һәр йортка җылылык һәм шатлык, аңлашу, игелек һәм иминлек керүен телим! Безнең тарафтан ихтирам ителүче традицияләр Лаеш районында яшәүче халыклар арасында киләчәктә үзара аңлашу һәм дуслык ныгуга ярдәм итәләр. Ураза бәйрәме барыбызны да җан тынычлыгы һәм үз көчләребезгә ышаныч белән бүләкләсен иде. Сезнең тормыш юлыгыз игелекле эшләр һәм яхшы гамәлләр белән тулы булсын. Сезгә сәламәтлек, бәхет, барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International