Ишегалларындагы ташландык автолар

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Соңгы вакытта Россиядә автомобильләр саны 2,5 тапкырга артты. Бу үз чиратында хуҗасыз һәм ташландык машиналар барлыкка килүгә китерде.  

Еш кына ташландык сыйфатында чыгыш ясыйлар: 

 

Иске автомобильләр. 

 

Юл-транспорт һәлакәтендә җитди зыян күргәннәр 

 

Ташландык автомобиль территориянең тышкы күренешен бозып кына калмый, тирә-яктагы кешеләргә дә комачау итә. 

 

Ташландык машинаны эвакуацияләү тәртибе түбәндәгечә: 

 

Кеше җирле администрациягә ташландык автомобиль турында гариза яза. Анда машина турында мәгълүматларны күрсәтә.  

 

Администрация махсус комиссия булдыра, ул автомобиль янына чыга һәм аның чыннан да ташландыкмы икәнлеген билгели. 

 

Администрация машина хуҗаына транспорт чарасыналырга кирәклеген хәбәр итә. 

 

Әгәр хуҗа кеше чара күрми икән, автомобиль эвакуацияләнә һәм урын азат ителә.  

 

Әлеге тәртип Лаеш шәһәренең төзекләндерү Кагыйдәләре таләпләрен бозып урнаштырылган ташландык һәм хуҗасыз автомобильләрне ачыклау, исәпкә алу, махсус тукталышларга илтү, анда тоту, утиьләштерү буенча эшләрне оештыру процедурасын күз алдында тота.  

Әгәр автомобиль ташландык дип табылган икән, аны җирле хакимият эвакуацияли һәм утильләштерә. 

Мондый хлам турында машинаның начар хәлдә булуы яки номерлары булмау турында җирле кешеләр хәбәр итә ала һәм бу очракта тикшерү үткәреләчәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International