Кинотеатрга йөрү кагыйдәләре

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Халыкка киновидеохезмәт күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 1994 елның 17 ноябреннән N 1264 "Об утверждении Правил по киновидеообслуживанию населения" Карарында регламентлаштырылган, анда мондый төрдәге хезмәтләрдән файдаланганда кулланучы белергә тиешле кагыйдәләр бар. 

Киновидеохезмәт күрсәтүгә килешү билет сатылган моменттан көченә керә дип санала. Билетта киновидеотамаша предприятиесенең исеме, утыру урыны, сеанс датасы һәм вакыты, бәясе күрсәтелергә тиеш.  

Кинотеатрлар тамашачыларга Кагыйдәләрне күренә торган урынга элү юлы белән алар белән танышырга мөмкинлек бирергә тиеш.  

 

Әлеге кагыйдәләр белән районның рус телендәге сайтында танышырга мөмкин. 

 

Тамашачы тарафыннан җәмәгать тәртибен бозу һәм кинотеатр милкенә зыян китерү очрагында кинотеатр администрациясе тамашачыны карауга кертмәскә яки залдан чыгарырга хокуклы. 

Тамашачы аның гаебе белән  кинотеатрга китерелгән зыян өчен җаваплы.  

Прокатта күрсәтелүче киновидеопродукциягә яшь цензы билгеләнгән икән, 2010 елның 29 декабреннән N 436-ФЗ "О защите детей от информации, причиняющей вред их здоровью и развитию" Федераль законда каралган тәртиптә кинотеатр администрациясе тамашачыны кире кагарга хокуклы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International