Природа – это дом, в котором день за днём
Растут цветы и звери, кругом смеются дети.
И этот дом, и смех – один, один на всех,
Другого дома нет на целом свете…
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә Үзәк балалар китапханәсе абунәсендә «Я с книгой открываю мир природы» эко-күргәзмәсе оештырылган.
Ул дүрт бүлектән тора:
Беренчесе - «Лесные сказки» - монда рус язучылары В.В.Бианки, Ю.Д.Дмитриев, Б.С.Житков, Е.А.Пермякның табигать турындагы китаплары куелган.
Икенче бүлек - «Ребята и зверята» - М.М.Пришвин, Г.А.Скребицкий, Н.И.Сладков, Е.И.Чарушин, Г.Я.Снегирёв һәм башкаларның хайваннар турындагы китаплары тәкъдим ителә.
Өченче бүлек - «Жалобная книга животных» - монда аерым кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булган юкка чыгып баручы һәм сирәк үсемлекләр һәм хайваннар турында китаплар куелган.
Дүртенче бүлек - «Путешествие в зелёную аптеку» - бүлектә аеруча билгеле булган дару үсемлекләре турында китаплар бирелә.
Күргәзмәгә куелган китаплар безнең яшь укучыларны табигатьне яратырга, аңа сакчыл карарга, табигатьтә үзеңне дөрес тотарга өйрәтер дип өметләнәбез.