«Звезда Победы» район иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген, 5 июньдә, Сугышчан Дан музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган һәм үткәрелгән «Звезда Победы» район иҗади конкурсы җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләү булды. Тантанага җиңүчеләр: район, шәһәр мәктәпләре укучылары һәм җитәкчеләре чакырылды. Үзләренең талантлы балалары өчен шатланырга әти-әниләре дә килде.  

Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары төрле номинацияләрдә төрле дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бүләкләү нәтиҗәләре буенча, шуны билгелисе килә, конкурста катнашучылар үз сәләтләрен барлык алты номинациядә дә күрсәттеләр, Ватанга мәхәббәтләрен чагылдырдылар. Күп кенә балалар берничә номинациядә каинаштылар һәм призлы урыннар алдылар.  

Чара азагында мәктәп укучылары «Путешествие во времени» интеллектуаль уенында катнаштылар.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International