Лаеш районы - республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында өченче урында

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсешенең ай саен үткәрелүче рейтингында Казан, Әлмәт һәм Лаеш районы лидер булдылар. Аларның позицияләре 2018 елның шул вакыты белән чагыштырганда үзгәрмәде. Документны ТР икътисад министрлыгы әзерләде һәм бастырды. Шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында Лаеш районы лидер булды.  

2019 елның дүрт ае эчендә Татарстанда кеше башына 0,2 кв.м. гомуми торак мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча иң яхшыларның берсе - Лаеш районы (102 кв.м.). 

Татарстанда сатылган продукциянең күләме, икътисад министрлыгы исәпләүләре буенча, бер кешегә 239 мең сум тәшкил итә.  

ТР Лаеш районы матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International