Лаеш районы «Тоталь диктант - 2019» акциясе йомгаклары буенча иң активы булды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк ачылды. Бик тиздән монда республика башкаласындагы «Тоталь диктант»ның яңа офисы урнашачак.  

Чарада «Тоталь диктант - 2019»акциясенә йомгак ясалды, ә Лаеш районы «Самый активный муниципальный район»номинациясендә Татарстанда иң яхшысы дип табылды. ТР халыклары Ассамблеясе Советы рәисе, ТР Рус милли-мәдәни җбрләшмәсе рәисе урынбасарыИрина Александровская кулыннан бүләкне район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев алды. Җиңүчеләрне шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Котлыйбыз! 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International