Россиядә ел саен 6 июньдә Пушкин көне билгеләп үтелә. Әлеге датага бәйле төстә Үзәк балалар китапханәсендә А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Его перо любовью дышит» күргәзмә-портреты оештырылды.
Күргәзмә өч бүлектән тора:
Беренче бүлек: «Мир Великого поэта», анда язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителә.
Икенче бүлек: «Поэзии чудесный гений», монда шагыйрьнең барлык буыннар тарафыннан яратылган шигырьләре һәм нәфис әсәрләре куелган.
Өченче бүлек: «Музей Пушкинских Сказок», анда балачактан таныш һәм яраткан әкиятләр бирелгән.
Күргәзмә укучыларның киң катламына исәпләнгән! Килегез, без сезгә шат!