Ел саен Россиядә 6 июньдә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты безне гомеребез буена озата килә. Аның әсәрләре барлык яшьтәге, диндәге, милләтләр кешеләрен берләштерәләр, дөньяның уннарча теленә тәрҗемә ителәләр.
А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга Лаеш Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Собор мәйданында рус шагыйре иҗаты буенча «Всё ли мы знаем о Пушкине…» викторинасы үткәрделәр. Шәһәр кешеләренә бөек шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен белүгә викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Викторина лаешлыларның Пушкинны бик яхшы белүен күрсәтте.
Монда шулай ук «Образ, бережно хранимый» китап-иллюстрацияле күргәзмәсендә раритет китаплар карарга, Александр Сергеевичның, аның якыннарының портретларын, төрле елларда басылган китапларын күрергә була иде, мәсәлән, «Руслан и Людмила» (1916 ел), «Бахчисарайский фонтан» (1946 ел) һәм башкалар.