Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин тууга 220 ел тулуга Лаешның Үзәк китапханәсендә «Пушкин – это наше все» китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылган, ул Александр Сергеевичның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында белә, аның биографиясе белән таныша алалар.