«Путешествие по Пушкинскому Лукоморью» әкият кичәсе

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 1 гимназиясе мәктәп яны лагере балалары өчен «Путешествие по Пушкинскому Лукоморью» әкият кичәсе үткәрелде. Импровизацияләнгән аланда балаларны әкият геройлары каршы алды: Кот Учёный, Избушка һәм «Сказка о рыбаке и рыбке»дан Карчык. Кот Ученый балаларга кечкенә Саша Пушкинның балачак еллары турында, аның мавыгулары һәм шаярулары, аның ничек Арина Родионовна сөйләгән әкиятләрне тыңларга яратуы турында сөйләде.  

Балаларда «Волшебная шкатулка» бик зур кызыксыну уятты. Чара барышында алар «Что  за прелесть эти сказки!» әдәби викторинасында катнаштылар. 

Шагыйрьнең тууына 220 ел тулуга Үзәк балалар китапханәсендә «Волшебный мир сказок  А. С. Пушкина» балалар иҗатының район конкурсы оештырылды. Анда Лаеш шәһәре һәм Лаеш районыннан  мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге 70тән артык бала катнашты. Чара азагында Кот конкурс җиңүчеләренә дипломнар тапшырды. 

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр түбәндәгеләр:  

1. Щетников Тимофей Лаешның 1 гимназиясе 3 “а” сыйныфы 

2. Гәрәев Әмир Лаешның 1 гимназиясе 3 “а” сыйныфы 

3. Денисова Елена Лаешның 2 мәктәбе 2 “а” сыйныфы 

4. Черняев Матвей Лаешның 2 мәктәбе 2 “а” сыйныфы 

5. Аникин Данила Лаешның 2 мәктәбе 2 “а” сыйныфы  

6. Мәхмүтов  Кәрим Лаеш шәһәре “Березка” балалар бакчасы  

7. Зейналов Эльмар Лаеш шәһәре “Березка” балалар бакчасы  

8. Финогентова Милана Лаеш шәһәре “Березка” балалар бакчасы  

9. Долотова Ольга Лаеш шәһәре “Березка” балалар бакчасы 

10. Усманова Әминә “Радуга” балалар бакчасы 

11. Шевелина Дарья “Радуга” балалар бакчасы 

12. Козлова Арина Урта Девятово “Пчёлка” балалар бакчасы 

13. Рождественоның «Капелька» балалар бакчасының «Солнышко» төркеме тәрбияләнүчеләре 

14. Агафонов Артём Сокуры мәктәбе 

15. Латыйпов Әмир Сокуры мәктәбе 

16. Сагъдиева Аиша Сокуры мәктәбе 

17. Ситдыйков Салават Сокуры мәктәбе 

18. Торгаева Анастасия Сокуры мәктәбе 

19. Еронтьева Вероника  Нармонка мәктәбе 

20. Хәмидуллин Юныс Пәрәү мәктәбе  

21. Якупова Лилия Атабай мәктәбе  

22. Билалов Ранель Столбище мәктәбе 

23. Смирнова Полина Ташкирмән мәктәбе 

24. Авдеева Ангелина Каипы мәктәбе 

25. Кружкова Софья Каипы мәктәбе 

26. Державино мәктәбе 4 сыйныф укучылары  

27. Сәлахов Илназ Атабай мәктәбе 

28. Виноградова Полина Комлы Ковали мәктәбе  

29. Нуждина Ольга Урта Девятово мәктәбе  

30. Каландаров Даниил Урта Девятово мәктәбе 

Конкурста катнашучы барлык балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.  

Китапханә хезмәткәрләре барлык балаларга һәм әти-әниләргә конкурста актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәләр һәм балалар китапханәсенең уку залына чакыралар. Очрашканга кадәр! 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International