Компьютер белеме

2019 елның 7 июне, җомга

Бүгенге көндә компьютер белеме һәр кешегә кирәк, ул төрле өлкәләрдә:уку-укыту, күңел ачу, эш, аралашу һәм башкаларда кулланыла. 

Еш кына без хезмәт күрсәтүче кешеләр компьютердан куркалар, компьютер белеме нигезләрен үзләштерүне көчләреннән килми дип саныйлар һәм шуңа күрә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Компьютерная грамотность» технологиясен файдаланалар. Укыту программасын гамәлгә ашырганда кешеләргә компьютерда эшләүнең кухня техникасы белән эшләү кебек үк гади икәнен аңлаталар, һәркем аны үзләштерә ала.  

Социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагыларны коммуналь хезмәтләргә түләргә, газета һәм журналларга язылырга, өйдән чыкмый гына табибка кабул итүгә язылырга өйрәтәләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International