2 июльдән 4енә кадәр авыл хуҗалыгының ТатНИИның Лаеш районы Олы Кабан авылында урнашкан эксперименталь басуларында басу форматында “Татарстанда басу көннәре -2019” эре күргәзмә бүлачак. Тантаналы ачу 2 июльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында булачак. Аның барышында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияне караячак, катнашучыларның стендлары һәм Татарстан белән Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачаклар.
Чараның максаты - Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар, хезмәтләр сатучылар, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру, агросәнәгать секторын яклау һәм үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.
Басу экспозициясендә «Растениеводство», «Инженерно-техническое обеспечение АПК», «Животноводство», «Мелиорация», «Малые формы хозяйствования» бүлекләре тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, эшлекле программа кысаларында презентацияләр, осталык сәгатьләре һәм АПКны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр үткәрәчәкләр, аларда агросәнәгать предприятиеләре, тармак фәне, бизнес һәм хакимият вәкилләре катнашачак.
Күргәзмә эшләгән көннәрдә “Җиңү проспекты метросы” тукталышыннан Лаеш районы басуларына күргәзмә үткәрү урыннарына трансфер биреләчәк. Бушлай автобуслар 30 минутлык интервал белән йөриячәк.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте