Бүген Габишево авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Володина Маргарита Степановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Маргарита Степановнага нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, бәхет, яхшы кәеф, тирә-яктагыларның яратуын һәм кайгыртуын теләде!