Бүген Лаеш шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабантуй булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов, РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов һәм башкалар аның мактаулы кунаклары булдылар.
Алар декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсен карадылар, аның барышында Михаил Афанасьев һәм Михаил Сыровацкий утын әзерләделәр. Аннан соң «Сабантуе - хезмәт туе» театральләштерелгән тамаша белән бәйрәмне рәсми ачу булды. Котлау сүзе белән лаешлыларга район башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. “Бәйрәм бүген җиребездәге халыкларның дуслыгы символы булып тора һәм районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертә, безнең уртак йортыбызда тынычлык һәм аңлашуны ныгыта”, - диде Михаил Афанасьев.
Гүзәл Удачина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укып үтте. Аннан соң аграр тармак алдынгыларын һәм район кешеләрен бүләкләү булды.
Болар узгач мәйданда спорт ярышлары башланды. Балалар өчен тематик мәйдан эшләде. Лаешлыларны үз чыгышлары белән татар эстрадасының популяр артистлары Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Алмаз Мирзаянов, Динә Закирова, Зөлфия Шәйдуллина, Илфир Искәндәров, шулай ук ТР халык артисты Т.М.Латифуллин җитәкчелегендә “Сәйдәш” бию театры шатландырды.
Кичкә таба Сабантуйның абсолют батыры билгеле булды. Ул - “Лаеш урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Руслан Газизуллин.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте