Бүген Габишево авылында татар милли бәйрәме Сабантуй үтте. Аның мактаулы кунаклары Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак барс» холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры урынбасары Ильяс Галимов, «Ак барс» кошчылык комплексы директорлар советы рәисе Ришат Хисмәтуллин, район прокуроры Дмитрий Белянин, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров, «Яратель» кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигаматуллин булды. Сабантуй театральләштерелгән тематик пролог белән башланды. Аннан соң габишеволыларны һәм кунакларны Михаил Афанасьев, Фатих Сибагатуллин һәм Фәнис Нигаматуллин котладылар. Соңыннан алар авыл кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Сабантуй «Яратель» кошчылык фабрикасы ярдәмендә оештырылды.
Бәйрәмне рәсми ачканнан соң мәйданда спорт ярышлары һәм милли уеннар башланды, ә көрәшчеләр милли уенда көч сынашты.
Сабантуй кунаклары күңелен татар эстрадасының популяр артисты Алмаз Мирзаянов һәм Габишево авылы үзешчән сәнгать артистлары күтәрде. Бәйрәм дәвам итә, ә кичен без Сабантуйның абсолют батыры исемен белербез.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте