Бушлай юридик ярдәм! Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы халкы!

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы халкы! 

Сезгә 2019 елның 11 июнендә 10 сәгатьтә Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт (2 кат, актлар залы) адресы буенча “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаганнар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы бушлай юридик ярдәм көне үткәрелүен хәбәр итәбез. 

Белгечләр сезгә алиментка гаризаны ничек бирергә, нинди документлар җыярга һәм дәгъва гаризасын ничек язарга икәнен аңлатырлар, шулай ук сез үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап ала алырсыз. 

Белешмәләр 8 (84378) 2-56-70 телефоны аша (Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге). 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International