У меня есть Родина - Россия.
Это - счастье, это - жизнь моя,
Это - моя будущая сила,
Это - моя дружная семья.
12 июнь - Россия суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә багышланган бәйрәм, аңа 1990 елның 12 июнендә кул куелды.
Бәйрәм алдыннан җәйге уку залында, Собор мәйданында Лаеш Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «С любовью к Родине» викторинасы үткәрделәр. Китапханәчеләр Россиянең мөстәкыйль дәүләт булуы, үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, үзенең бар халык сайлаган Президенты булуы турында сөйләделәр. Россия дәүләтчелеге символлары - флаг, герб һәм гимн турында күрсәтмә мәгълүмат кызыклы булды.
Җәйге уку залына килүчеләр викторинада актив катнаштылар, монда ил символларын белүгә , Ватаныбыз турында мәкальләрне белүгә сораулар бирелде.
Китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда укучылар игътибарына китапханә фондыннан китаплар: илебез һәм дәүләтчелек тарихы турында, Россиянең дәүләт символлары турында материаллар тәкъдим ителә.
Анда шулай ук «Возьми книгу в подарок» буккроссинг оештырылган.