Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXIX сессиясе үтте.
2018 елда бюджет үтәлеше турында һәм башка бюджет мәсьәләләре турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева сөйләде.
Егорьево, Пәрәү, Урта Девятово, Столбище, Татар Сараланы, Чирпы авыл җирлекләре генераль планнары проектларын, Габишево, Хәерби һәм Сокуры авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү проектын әзерләү һәм Хәерби авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләре проекты буенча район Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлеге начальнигы Дамир Хисмәтов сөйләде.
Лаеш район Советы депутатлары җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисен алыштыру мәсьәләсен карадылар, яңа рәис итеп Андрей Масленников билгеләнде. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев аңа уңышлар теләде.
Соңрак районның XXIX сессиясе барышында ЛТЭТның яңа директоры белән таныштырдылар. Ул элек Усады прогимназиясе директоры булган Эльвир Якупов. Барлык мәсьәләләр буенча район Советы депутатлары карарлар кабул иттеләр.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте