20 июньдә “Владимир Путин белән туры линия” булачак

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

20 июньдә Мәскәү вакыты белән 12:00 дә «Первый», «Россия 1», «Россия 24», «НТВ», «ОТР», «Мир» телеканаллары, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре эфирында ел саен үткәрелүче «Прямая линия с Владимиром Путиным» махсус программасы чыгачак. 

Дәүләт башлыгы гражданнарны кызыксындырган, илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына кагылучы сорауларга җавап бирәчәк. 

Сорауларны төрлечә бирергә мөмкин: СМС- яки ММС белдерүләр, программа сайты яки социаль челтәрләр аркылы. Моннан тыш эфир вакытында студия белән туры эфирга чыгарга мөмкин.  

Сораулар 9 июнь 8.00дән 20 июньдә программа тәмамланганчы кабул ителә. 

Тулырак мәгълүматны районның  рус телендәге сайтыннан алыршга мөмкин. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International