Бүген, Россия көне алдыннан, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе мәктәп яны лагеренда балигъ булмаганнар өчен күңелле стартлар үткәрделәр.
Балалар командаларга бүленделәр. Алар өчен «Команда быстроногих», «Гусеница», «Кенгуру», «Бег с мячом», «Змейка» кебек эстафеталар һәм башка конкурслар әзерләнгән иде. Аларда балалар актив катнашты һәм үзләренең тизлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук алар “Бочче” уенында җитезлекләрен һәм төгәллекләрен күрсәтә алдылар.
Чарада гадәттәгечә Дуслык җиңде, ул төгәлләнгәннән соң һәр катнашучыга актив катнашуы өчен дипломнар тапшырылды һәм истәлеккә фотога төштеләр.