Бүген Лаеш шәһәрендә, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүендә ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин гражданнар кабул итте. Кешеләр аңа төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр, шул исәптән көнкүреш, шәхси һәм социаль характерда. Аларның барысы буенча да аңлатмалар бирелде һәм алар контрольгә алынды.