Бүген Щелково шәһәрендә Мәскәү өлкәсенең XIXнчы татар халык бәйрәме Сабантуй булды. Татарстан Республикасыннан аны оештыручы буларак Лаеш районы чыгыш ясады.
Бәйрәмдә Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Щелково шәһәр округы башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Горелов, РФта ТРның вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәү өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров катнашты.
Мактаулы кунаклар Лаеш районы оештырган татар утарында булдылар. Аларны чәк-чәк һәм дәртле биюләр белән каршы алдылар.
Сергей Горелов үз чыгышында Щелковода һәм Мәскәү өлкәсендә күп милләт кешеләре яшәвен, алар арасында татарларның күп булуын билгеләп үтте. Ул Сабантуйны оештыру өчен рәхмәт белдерде.
Михаил Фадеев бәйрәм кунаклары һәм анда катнашучыларга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевның сәламләвен тапшырды.
Эмиль Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укыды.
Традиция буенча, тантаналы ачу вакытында киләсе елда Сабантуй үтәчәк шәһәргә бәйрәм символы тапшырылды, ул Красногорск булачак.
Бәйрәм Лаеш районы артистлары, Щелково шәһәр округы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе коллективлары клнцерты белән дәвам итте.
Мәйданда һәр кеше төрле спорт ярышларында һәм милли уеннарда үз көчен сыный алды. Аларда Сергей Горелов һәм аның коллегалары да катнашты.
Төп интрига кунакларны көрәш барган келәмдә көтте. Мәскәү өлкәсе Сабантуеның абсолют батыры Мәскәүдән Рушан Ганиев булды. Турнирны хөкем иткәндә Лаеш районыннан судья Ильнур Гарипов та катнашты.