Авиаралли «Rallye aero France»да катнашучылар Лаеш районында тукталдылар

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Бүген Лаеш районы «Караишево» аэродромы кунаклар - Франция - Россия RALLYE AERO FRANCE авиаралли катнашучыларын кабул итте. Очу мәйданчыгына Франция һәм Люксембург очучылары идарә иткән 18 самолет төште. Алар Франциядән очып китеп Германиядә, Таллин, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә булганнар, ә хәзер Казан һәм Татарстан белән яхшырак танышу өчен Караишевога төшкәннәр. 

Авиараллида катнашучылар Караишеводагы очу полосасының бик югары сыйфатын һәм иминлеген билгеләделәр, ул Европа дәрәҗәсендәге аэродромнар белән көндәшлек итә ала.  

Казаннан соң авиаралли Россиянең Волгоград, Екатеринбург һәм Сочи шәһәрләре аша үтәчәк, ә кире кайтканда очучылар Төркия һәм Греция аша маршрут төзиләр, ә соңгы пункт Корсика утравы - Франциянең 18 төбәгенең берсе булачак.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International