Фьюжн стилендә үлән чәйләре дегустациясе.

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Җәйнең эссе көнендә Лаеш Үзәк китапханә хезмәткәрләре безнең тарихта беренче тапкыр Фьюжн стилендә үлән чәйләре дегустациясе оештырдылар. Бу тәвәккәл экспериментбулды. Моның әле булганы юк иде. 

Фьюжн-дегустациянең үзенчәлеге шунда, аны бары тик катнашучыларның үлән чәйләре куллану тәҗрибәсе булганда гына үткәрелә ала. Китапханә янында нәкъ шундый аудиторияҗыелды. 

Дегустация үткәрү өчен берничә  сорт фиточәй сайлап алынды, алар бераз алдан пешерелде һәм фитодегустациянең барлык катнашучыларына тәкъдим ителде. Чәй эчкән арада аның файдалы үзлекләре, үзенчәлекләре һәм әзерләү һәм куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр.  

Һәр катнашучы диярлек фиточәйләрнең нәрсәгә охшавы турында сөйләде, аның составын әйтергә тырышты. Нинди чәй ошавы һәм ни өчен икәнен әйттеләр. Бу безнеңдегустациянең иң кыйммәтле мизгеле булды. Иң популяр чәй, әлбәттә, бөтнек чәе иде, аны беренче йотымнан ук таныдылар. 

Элек “Рус чәе” дип аталган бөтнек чәе тарихы, үлән чәйләре турында тулырак белергә теләсәгез, сезгә безнең китапханәгә килергә генә кирәк.  

Чәйләрегез тәмле булсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International