22 июньдә Лаеш шәһәренең Ак таулар мәйданында медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Корпоратив Сабантуенда республика клиник хастаханәсенең 600дән артык хезмәткәре катнашты. Һөнәри бәйрәмнәре белән аларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котлады. Шулай ук үзләрен яхшы яктан күрсәткән медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды, шул исәптән Лаеш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Елена Коробовага да.
Тантаналы өлештән соң РКБ хезмәткәрләре төрле спорт ярышларында һәм милли уеннарда катнаштылар.