Лаеш районы Казан Сабантуенда үз утарын тәкъдим итте

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Казан шәһәренең Мирный поселогында татар милли бәйрәме Сабантуй булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаммедов катнашты. 

Бәйрәмдә муниципаль районнар үз утарларын тәкъдим иттеләр, шул исәптән Лаеш районы да. Кунаклар районның үзешчән сәнгать артистлары белән бергә җырладылар һәм биеделәр, утар үзәгендәге фонтан һәм иң зур самавыр фонында бик теләп фотога төштеләр, җирле җитештерүчеләр продукциясе белән таныштылар.  

Мактаулы кунакларны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.  

Мәйданда бәйрәм театральләштерелгән прологтан башланды, аннан соң Гурбангулы Бердымухаммедов Татарстан халкына Төрекмәнстан артистлары башкаруында музыкаль-хореографик бүләк тапшырды. Үз чыгышында ТР Президенты дәүләт башлыгы Владимир Путинның Сабантуй белән котлавын укып үтте. Әйтелгән сүзләргә Игорь Баринов та кушылды.  

Аннан соң бәйрәм спорт ярышлары, милли уеннар һәм популяр татар артистлар һәм «Хор Турецкого» чыгышы белән дәвам итте. 

Милли көрәштән башка буламыни. Сабантуйда төрекмән көрәше «Гореш» һәм татар милли”Көрәш”е буенча күрсәтмә чыгышлартәкъдим ителде. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International