Иҗат энергиясе: «Солнечный зайчик» яңа талантлар эзли

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

“Татэнергосбыт” АҖ энергия саклау темасына багышланган «Солнечный зайчик» балалар иҗади эшләренең X Республика конкурсында катнашырга чакыра. Ул конкурсны балаларның энергоресурсларга карата сакчыл мөнәсәбәт проблемалары белән кызыксынуларын күтәрү, шулай ук үсеп килүче буында үз-үзләрен тотуның энергия саклау моделен тәрбияләү максатыннан үткәрә. 

Гаризалар кабул итү 2019 елның 1 апреленнән 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Иҗади эшләрен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәкъдим итә ала. үз идеяләрен өч конкурс номинациясендә - «Лучший рисунок», «Лучший рассказ или стихотворение» һәм «Лучшая поделка» - тормышка ашырырга мөмкин. 

Катнашу өчен конкурсантларга анкета , ата-аналардан рөхсәт тутырырга һәм аларны эшләре белән «Татэнергосбыт» АҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, якындагы филиалларына , яки почта аша 420059, Казан, Павлюхин урамы, 110 «В» йорт адресы буенча җибәрергә кирәк. «Лучший рассказ или стихотворение» һәм «Лучшая поделка»номинацияләрендә катнашу өчен гаризаларны конкурсны оештыручыларның pc@tatenergosbyt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

Конкурс турында яңартылган Кагыйдә белән «Татэнергосбыт» АҖнең «Пресс-центр/Конкурсы/Солнечный зайчик» бүлегендә танышырга, ә кызыксындырган сорауларны8(843)567-71-14, 567-71-99 телефоннары аша бирергә мөмкин. 

Өстәмә мәгълүмат: 

«Татэнергосбыт» АҖ матбугат хезмәте җитәкчесе 

Галимова Әлфия Хәмит кызы 

Тел. 8(843)567-70-02 

Email: pc@tatenergosbyt.ru 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International