Фин-россия актеры һәм режиссеры Вилле Хаапасало Татарстан турында туристик телешоу төшерә. Ул республикада 130 дан артык милләтнең тыныч кына күршеләр булып яшәве турында сөйләргә теләвен белдерде.
“Мин Татарстанны күрсәтергә күптән планлаштырдым. Финляндиядә дә шактый зур һәм көчле татар җәмгыяте бар. Европа ММЧларының Россия турында бары начар итеп кенә сөйләве минем кәефемне кыра. Мин Россия буенча сәяхәтләргә багышланган программалар циклы төшерергә булдым. Финляндия һәм Европада Россиядә нәрсә барганын беркем дә белми”, - диде Хаапасало.
Татарстан турында программа төшерү 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 26 шар минутлы 10 эпизод төшерү планлаштырыла. Шул максат белән ул Лаеш районына да килә. Тапшыруның геройлары гади кешеләр булачак. Алар республикада яшәүче халыкларның йолалары, кухнясы һәм мәдәнияте турында сөйләячәк.
Беренче чыгарылыш Финляндиянең онлайн-видеоплатформаларының берсендә актерның авторлык каналында 2019 елның 1 сентябрендә булыр дип көтелә.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте