Наркомания белән көрәш көне 1987 елда БИОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан булдырылган.
Бу датага Үзәк китапханәдә «Мы против наркотиков!!!» китап күргәзмәсе-уйлану оештырылган. Күргәзмәдә ил халкы сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч буларак наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителгән. Монда шулай ук наркоманиянең яшьләр нең физик һәм мораль сәламәтлегенә һәм Россия җәмгыятенең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртыла. Яшьләр өчен төрле яктан фпйдалы материаллар бар.
Күргәзмә үсмерләрдә генә түгел, өлкәннәрдә дә кызыксыну уятты. Чөнки наркомания кебек мәкерле бәла теләсә кайсы, хәтта иң имин гаиләгә дә килеп керергә мөмкин. Күргәзмә укучыларга уйланырга тәкъдим итә.
Наркотиклар куллануның альтернативасы - кызыклы китаплар уку, спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
Яшьләр спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше күпкә яхшырак дигән фикергә килделәр.