Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елның 20 мартыннан №4 “2019 елда ялгыз һәм ялгыз яшәүче, йорт хуҗалыгында теркәлгән башка затлар булмаган 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарның йортларына (квартирларына) йөреп чыгу үткәрү турында”гы карарын үҗәү йөзеннән, яше һәм (яки) сәламәтлек торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль төстә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау һәм гражданның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләүче хәлләрне профилактикалау буенча эш үткәрү максатыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәге белгечләре янгынга каршы хезмәт, җирле үзидарә органнары, газ хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә граждпннарның өйләренә йөрү башкарыла.
Аерым игътибар газ һәм мич җайланмаларына, янгынга каршы автоном хәбәр итү приборлары булуга бирелә, «Пожарная безопасность в быту», «Осторожно мошенники» темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән социаль эш актуаль һәм мөһим, чөнки бу категория гражданнарның зур өлеше хезмәтләр һәм ярдәмнең иң киң спектрына мохтаҗ.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлеше индивидуаль мохтаҗлыкны бәяләүне исәпкә алып олы яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.