Быел Лаеш техник-икътисад техникумын 158 студент тәмамлады

2019 елның 28 июне, җомга

ЛТЭТта чыгарылыш кичәсе узды. Кичәге студентларны уку йортын тәмамлаулары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, ЛТЭТ директоры Эльвир Якупов, Казан хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе ректоры Борис Захаров һәм «Тулпар Техник» ЧҖҖ директоры урынбасары Марат Нигъмәтуллин котлады. Михаил Фадеев аларга хәерле юл, карьера һәм һөнәри үсеш, ышанычлы дуслар һәм иптәшләр теләде.  

Быел техникумны 158 студент тәмамлый, аларның 34е кызыл диплом алдылар. Мактаулы кунаклар аларга дипломнар, ә бик тә аерылып торучыларына район бүләкләре тапшырдылар. Алар өчен техникум студентлары Алсу Сибгатуллина һәм Чулпан Закирова, шулай ук чакырылган артистлар - «Авация» барабанчы кызлар шоуы чыгыш ясады. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International