2 июльдән 4енә кадәр ТР Лаеш районында “Татарстанда кыр көне - 2019” күргәзмәсе үтәчәк

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

2 июльдә булачак күргәзмәне ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Шул ук көнне Татарстан башлыгы һәм республиканың рәсми кунакларыэкспозицияләрне караячак - катнашучылар стендларында булачак һәм Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачаклар.  

 

Күргәзмәдә «Растениеводство», «Инженерно-техническое обеспечение АПК», «Животноводство», «Мелиорация», «Малые формы хозяйствования» кебек тематик бүлекләр тәкъдим ителәчәк.  

 

Эшлекле программа кысаларында күргәзмәдә катнашучыларның стендларын презентацияләү, осталык сәгатьләре, авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу булачак түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. Бу чараларда агросәнәгать компанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, галим-аграрийлар, бизнес һәм хакимият вәкилләре катнаша.  

 

“Татарстанда кыр көннәре - 2019” күргәзмәсенең максаты - Татарстан һәм Россия Федерациясе төбәкләре аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту. Улҗитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар, хезмәтләр сатучылар, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру, агросәнәгать секторын яклау һәм үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерүгә этәргеч бирернә тиеш. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International