Лаеш районында “Татарстанда кыр көннәре” күргәзмәсе эшли башлады

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген авыл хуҗалыгы ТатНИИның Лаеш районындагы эксперименталь басуларында “Татарстанда кыр көннәре” агротехнологик күргәзмә ачылды. Аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар килде.  

Кунаклар күргәзмә экспозициясен карадылар, катнашучыларның стендларында булдылар һәм Татарстан белән Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән таныштылар. Экскурсияләрен алар Лаеш районы товар җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе экспозициясе яныннан башлыдылар. Михаил Афанасьев республика Президентына район аграрийлары казанышлары турында сөйләде.  

“Заманча технологияләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булу кыен. Монда күп кенә кызыклы юнәлешләр чагылдырылган. Бу яхшы тәҗрибә. Безнең күп тәэмин итүчеләр мондый күргәзмә аркасында үз элемтәләрен киңәйтерләр дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачу тантанасында.  

Күргәзмә эшендә агросәнәгать комплексының 3,5 меңнән артык белгече катнаша һәм ул 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International